«Укучы гаилә – бәхетле гаилә» акциясе (0+)

8 июль Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Үзәк балалар китапханәсендә «Укучы гаилә – бәхетле гаилә» акциясе узды.

фото
цдб день семьи (2)
цдб день семьи (3)
цдб день семьи

Китапханә укучылары өчен әлеге бәйрәмнең тарихына экскурс уздырылды, китапханәчеләр чарага килүчеләрне кенәз Петр һәм үләннәр белән дәвалаучы Феврония тормышы турында риваять белән таныштырды. Балалар хәзерге гаиләләрдәге гореф-гадәт һәм йолаларга багышланган «Мәхәббәт белән җылытылган гаилә» дигән видеоязманы бик теләп карадылар. Укучылар актив рәвештә викторинада катнашты, гаилә турында мәкаль-әйтемнәр һәм шигырьләр укыды, табышмаклар чиште, С.В.Михалковның «Ромашка һәм роза» дигән гыйбрәтле мәсәлен тыңлады.  
Уку залында балалар өчен предметлы-иллюстратив китап күргәзмәсе әзерләнде. Анда әсәрләре һәр укучыга балачактан таныш һәм яратып укыла торган балалар язучылары һәм шагыйрьләренең китаплары тәкъдим ителде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: